Приветствую Вас, Гость
Главная » 2020 » Май » 26 » УКЫТУЧЫ-УЛ ИЗГЕ ҺӨНӘР
09:58
УКЫТУЧЫ-УЛ ИЗГЕ ҺӨНӘР

Укытучы булу җиңел түгел!Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булу-ул зур бер батырлык дип әйтеп була. Ни өчен дигәндә, бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр. Шундый укытучыларның берсе -Буа районы Боерган авылында туып-үскән Исмәгыйль Гәфият улы Латыйпов. Ул узенең хезмәт юлын Алабуга педагогик институтын тәмамлап, Боерган мәктәбендә 1962 нче елда башлап җибәрә, 40 ел гомерен балалар укытуга багышлый. Мәктәп директоры, авыл Советы рәисе булып эшләү дәверендә үзен акыллы, таләпчән. җаваплы җитәкче итеп күрсәтте. Бөтен авыл халкы аны зур хөрмәт итә, ул әле һаман да күбесе өчен укытучы.Тормыш иптәше, биология укытучысы -Роза Нурми кызы белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр.Ике кызы бүгенгесе көндә укытучы булып эшли.Латыйповлар династиясенең педагогик хезмәт стажы 130 елдан артык.Бүген ветераныбыз үзенең олы юбилеен билгеләп үтә-аңа 80 яшь.Без аны матур гомер бәйрәме белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, тыныч, тигез тормыш, алдагы көннәрендә зур шатлыклар, якыннарының, балаларының, туганнарының кадер-хөрмәтен, җылысын тоеп озак еллар яшәргә телибез!

Колтлы булсын күркәм бәйрәмегез

Саулык теләп, зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

Чын күңелдән рәхмәт әйтәбез!

Юбилярны  Боерган мәктәп һэм авыл Советы коллективы да җылы котлауларга күмде.

Просмотров: 138 | Добавил: khasanov | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]