Приветствую Вас, Гость
Главная » 2022 » Октябрь » 17 » ДАНЛЫ ҮТКӘННӘН -ЯКТЫ КИЛӘЧӘККӘ
10:36
ДАНЛЫ ҮТКӘННӘН -ЯКТЫ КИЛӘЧӘККӘ

Буа районы Мулланур Вахитов исемендәге гимназиягә - 100ел! 100 ел - зур һэм кыйммәтле тәңҗрибә. Шәһәрнең иң борынгы уку йортларының берсе усешенә һәм аякка басуына күп кенә кешеләрнең тырышлыгы һәм көче салынган.Бүген мәктәп заман мәгариф ихтыяҗларына туры китереп үзгәрә.Әмма анәң билгеләнеше, традиөияләрнең дәвамлылыгы, педагогик коллективның һөнәри осталыгы һәм фидакарьлеге, ана-аналар ягыннан ярдәм һәм аңлау, мөнәсәбәтләрдә эчкерсезлек үзгәрешсез кала. Мәктәптә үзенчәлекле атмосфера булдырылган, анда һәр бала талантларын үстерә һәм үз сәләтләрен куллана ала.Бәйрәм тантанасы мәктәптән башланып китте-төрле чыгарылыш укучыларын, кунакларны  мәктәп буенча укучылар үткәргән экскурсия каршы алды.Элеккеге парталар артына утырып фотоларга төшү, укыткан укытучылар белән очрашу, классташларну күрү- бик матур куренешкә әйләнде. Бәйрәм район культура үзәгендә да дәвам итте. Кунакларны балалар һәм районның һәвәскәр артистлары үзләренең чыгышлары белән шатландырдылар. Хатын-кыз ветеран укытучыларның иңнәренә ак шәлләр , ир-атларга түбәтәйләр буләк ителде.Мәктәпнең иң яхшы укытучыларына төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре тапшырылды.Бәйрәм бик күңелле узды.

Просмотров: 63 | Добавил: khasanov | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]